Ифтар

Зур булмаган Татар Мулла авылында  дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Фермерлар авыл тормышында бик актив катнашалар. Урам-тыкрыкларны, зират тирәләрен төзек, чиста тотуда зур булышлык күрсәтәләр. Төрле чаралар, өмәләр үткәргәндә башлап йөриләр. 14 май көнне фермерлар, авылда яшәүче барлык халыкны чакырып ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Анда район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев һәм аның урынбасары Радик хәзрәт Абдуллин да катнашты. Алар халыкка  вәгазь сөйләделәр, Коръән аятьләре укыдылар. Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов мәҗлескә җыелучыларны Изге Рамазан белән тәбрикләде, тоткан уразаларының кабул булуын теләде.Ифтарда 50 гә якын кеше катнашты. Алар мул табыннар белән мондый мәҗлес үткәргән өчен фермерлар Фәрит Гыйматдиновка, Рамил Гыйматдиновка, Рәфис Әсәдуллинга, Тәлгать Фәттаховка ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.