Намаз уку бәйгесе

Бүген Әлки районы мөхтәсибәтендә балалар өчен Намаз уку бәйгесе булып узды. Балалар остазлары Мөхәммәдия шәкерте Борханов Айназ, мөхтәсиб Ирек хәзрәт каршысында көч сынаштылар. Җиңүчеләргә хәм барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашучылар Ирек хәзрәт  нәсыйхәтләрен  тыңлап,  табын артында кунак булдылар. Әлки мөхтәсибәте чараны оештыруда ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.