Имамнар җыелышы

Бүген Әлки районы мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә имам-хатыйбларының чираттагы җыелышы узды.  Аның көн тәртибендә дәүләт оешмаларына бирелергә тиешле хисаплар, бухгалтерлык вазифалары, мәчетләрнең җир һәм зданияларын теркәү каралды.