Спартакиада

Бүген Әлки районы мөхтәсибәте район мөселман яшьләре арасында Спартакиада ярышлары үткәрде. Район җитәкчеләре исә ярышларны югары дәрәҗәдә, оешкан төстә үткәрү өчен зур булышлык күрсәттеләр.Ярышларга яшьләр күп җыелган иде. Аларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та катнашты. Ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп:–Спорт  районыбыз яшьләрен берләштерә, таныштыра, якыннанрак аралашырга ярдәм итә. Шуңа да район мөхтәсибәтенең мондый чаралар үткәрүен без һәрчак хупларбыз,–диде.–Коръән  хәдисләрендә дә адәм баласының сәламәт, көч-куәтле булу өчен спорт белән дуслыгы хуплана. Районыбызда бүген өч дистә мәчет эшли, анда йөрүче яшьләр елдан-ел арта. Ә күпме яшьләребез әле мәчетләрдә еш булмасалар да, Аллаһыбыз кушканнарны үтәп яшәргә тырышалар. Без бүгенгедәй чаралар белән  аларны бергә туплап, ял вакытларын сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрүләрен максат итеп куйдык,–диде Ирек хәзрәт Сәләхиев.Ветеран тренер Әнвәр Галимовның да яшьләргә әйтер сүзе бар.–Мин гомерем буе спорт белән дус. Спорт ул тән саулыгы да, рух күтәренкелеге дә бирә. Сезгә теләгем – кайда гына хезмәт куйсагыз да, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, спорттан аерылмагыз,–диде ул.Баш хөкемдар Рәмис Вафин бәйгеләрнең тәртибен аңлаткач, яшьләр ярыша да башладылар. Дартска иң төз ук ату, идәнгә яткан килеш гәүдәне күтәрү (отжимание), урыннан ераклыкка сикерү һ.б.  Футболда дүрт команда көч сынашты. Киеренке  уен нәтиҗәсендә “Актай” мәчете яшьләре беренче урын алды. “Шәүкәт” яшьләре – икенче, “Анжи” (Базарлы Матак яшьләре) – өченче, “Салих” (Карга мәчете) дүртенче булдылар.Ярышларда җиңүчеләргә район мөхтәсибе исеменнән Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды. Бәйгеләрдә катнашкан яшьләр, мондый ярышлар киләчәктә дә оештырылсын иде, дигән теләкләрен җиткерделәр.