Корбан мәҗлесе

Бүген Әлки районы Карга авылында "Мостовик" ААҖ җитәкчесе Вәлиев Рөстәм Фоат улы Корбан мәҗлесенә  авылдашларын җыйды. Мәҗлескә70 кә якын мөселман килде. Әлки районы имам мөхтәсибе Ирек хәзрәт Зөлхиҗҗә ае турында сөйләп узды, изге Коръән укылды, догалар кылынды.Килгән халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Вәгазьдән соң бар җәмәгать  табын артына утырды. Авыл халкы оештыручыларга, ихластан үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.