Әлки районы җитәкчеләре мәчетләрдә булып, мөселманнарны Ураза гаете белән котладылар

     Бәйрәм иртәсендә    Әлки районының барлык 30 мәчетендә дә бик куп халык җыелды. Алар бергә  гает намазы укыдылар,вәгазьләр тыңладылар,сәдакалар тараттылар.  Әлки районы башлыгы Александр Никошин Әхмәт авылы мәчетендә булып,мөселманнарны Ураза гаете белән котлады,hәркемгә сәламәтлек,иминлек теләде.     "Рамазан ае мөселманнар өчен зур сынау булды.  Тоткан уразаларыгызны Аллаһ кабул итсен, укыган догаларыгызның әҗерен бирсен",-диде район башлыгы.  Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов--Югары Әлки мәчетендә, ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов Татар Чиябашы мәчетендә булып,халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр.Иртәнге намаздан соң мөселманнар мәрхум туганнарының каберләрен зиярәт  кылдылар,кардәш-ыруның,сырхауларның хәлен белештеләр,бер-берсенә кунакка йөрештеләр.