Рамазан-изге гамәлләр ае!

Изге Рамазан аенда, Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев, балалар йортында тәрбияләнеп чыккан, аз керемле гаиләләрдә булып, Рамазан ае белән тәбрикләп, азык төлек җыелмалары тапшырды. - Рамазан ае - изгелекләр кылып, савап җыю, гөнаһларыңнан арыну өчен иң хәерле вакыт. Мәрхәмәтлелек һәр кешенең йөрәгендә яшәсен иде, - ди Ирек хәзрәт.