Рамазан-изге гамәлләр ае!

Бүген Әлки районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт,  мәхәллә картлары белән фитра сәдакаларын мохтаҗларга, Юхмачы авылындагы картлар йортына илтеп тапшырдылар. Аллаһы Тәгалә барлык мәхәллә халкының биргән фитыр сәдакаларын кабул әйләсен!