Ифтар

Әлки районы Татар Төгәлбәе авылында ифтар мәҗлесе үтте. Мәҗлесне авыл башлыгы Гайфуллин МинзакирТаһир улы оештырды. Мөхтәсиб Ирек  хәзрәт Сәләхиев вәгазь сөйләп узды. Килгән халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Вәгазьдән соң ахшам намазы укылды. Ахшам намазы укыганнан соң бар җәмәгать ифтар табынына утырды.