Ифтар

Бүген Әлки районы Карга авылында "Мостовик" ААҖ җитәкчесе Вәлиев Рөстәм Фоат улы ифтар мәҗлесенә  авылдашларын җыйды. Мәҗлескә 60 ка якын мөселман килде. Әлки районы имам мөхтәсибе Рамазан ае фазыйләтләре турында сөйләп узды. Килгән халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Вәгазьдән соң ахшам намазы укылды. Ахшам намазы укыганнан соң бар җәмәгать ифтар табынына утырды. Аллаһның ризалыгын өмет итеп, көне буе уразада булган мөселманнар тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйланды.