Имамнар җыелышы

Бүген Әлки районы мөхтәсибәтендә имамнарны әдәп-әхлак һәм эштә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштыру буенча җыелыш узды. Җылышта мөхтәсиб Ирек Хәзрәт Сәләхиев һәм аның беренче ярдәмчесе Радик хәзрәт Абдуллин, имамнарга әлеге кагыйдәләрне искә төшереп үттеләр. Имамнарнын сорауларына җавап бирделәр.