Вәгазь кичәсе

Бүген Әлки районы Карга авылында вәгазь кичәсе булып узды. Вәгазьгә Әлки районы җитәкчеләре һәм Карга авылы халкы килде."Салих" мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Сәләхиев "Әдәп-әхлак, күркәм сыйфатлар. Рәжәб ае" хакында вәгазь сөйләде. Ахырдан хәзрәт вәгазь тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.