Сөембикә энеләре һәм сеңелләре бәйгесе

Республика күләмендә оештырылган "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" дигән әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку бәйгесендә Әлки районы мөхтәсибәтеннән 5 шәкертебез катнашты. Гибадуллина Гөлинә (остазы мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев) исемле шәкертебез Зәйнәп Хәсәни номинациясе буенча беренче урынга лаек булды. Балаларга алга таба да уңышлар насыйп булсын.