Татар борнае авылында вәгазь кичәсе

Бүген Татар Борнае авылында вәгазь кичәсе булып узды. Кичәнең махсус чакырылган кунагы - Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахит районы мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин булды. Хәзрәт Ислам дине, иман турында халыкка үтемле вәгазь сөйләде. Хәзрәт авыл халкының, килгән кунакларның сорауларына да җавап бирде.