Имам сайлау

Татар Борнае авылында күп еллар дәвамында имам вазыйфасын башкарып торучы Абдрахманов Наил Абдрахман улы, олыгаю сәбәпле,  үз вазыйфасын Гиниятов Идрис Идият улына тапшырды. Һәм алга таба да үзенең киңәшләрен биреп торуын ышандырды. Мөхтәсиб Ирек хәзрәт, Наил хәзрәткә намуслы хезмәт итүе өчен рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.