Мәүлид бәйрәме

Бүген 10 нчы декабрь көнне, Әлки районы "Шәүкәт" мәчете каршындагы мәдрәсәдә, Мәүлид  узды. Кичәдә район Имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Салахиев, мәдрәсә ректоры Борһанов Фаик, Салихҗан хәзрәт, абыстайлар, мөгәллимәләр, шәкертләр катнашты.  Алар Пәйгамбәребез турында мөнәҗәтләр башкардылар, салаватлар әйттеләр. Ирек  хәзрәт Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы турында  сөйләде. “Һәрвакыт шулай бердәм булып, бер-беребезгә яхшы мөгалләмәдә булып мәчет-мәдрәсәләребезгә йөреп, дин сабакларын алып яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп әйләсен”, – диде хәзрәт.