"Гыйбадәти Исламия" китабы буенча бәйге

Бүген Әлки районы мөхтәсибәте,мәчет каршындагы курсларда белем алучы шәкертләргә "Гыйбадәти Исламия" китабы буенча бәйге оештырды. Балалар үзләренең дини гыйлемнәрен сынап карадылар һәм лаеклы урыннар яуладылар. Һәрберсенәдә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар бәйгедән бик канәгать калдылар.